
Ышаныч. Айшанур
Ышаныч һәм теләк булса, Ирешеп була барсына. Ләкин шушы ышанычны Каян эзләп табарга. Әллә ул ышаныч Кибеттәме сатыла? Ничек итеп ышанычны Югалтмыйча сакларга? Үзеңә син нык ышанып, Берәр эшне башласаң, Барысы да килеп чыгар Аллаһка тапшырсаң. Бары теләкне югалтмый Ышаныч белән атласаң. Барысына ирешерсең Чын күңелдән ышансаң. Бары үзебездән тора, Безнең ышанычыбыздан. Теләсә нинди эш эшләргә Килә безнең кулыбыздан. Ышаныч белән теләкне, Ычкындырмаска кулдан. Күп нәрсә килә тормышта Безнең нәрсә уйлаудан.
Сылтамалар:
240
0