
Әдәбимарафон2025 3 нче көн
Нихәл, дустым! Бүген син дә Шөкер, итеп уяндыңмы? Күзләреңне иркәләгән Ал кояшка куандыңмы? Саулыгыңа сөендеңме, Аллаһыма шөкер, диеп? Чәй янына ашыктыңмы, Өскә җайлы кием киеп? Яңа көнгә максатларны Барлый-барлый тукландыңмы? Тәрәзәгә күзең ташлап Табигатькә сокландыңмы? Йөрәгеңдә көч-дәрт тоеп Кузгалдыңмы, әмин, диеп? Син бәхетле, бу тормышны Яши белсәң шулай сөеп! Гөлара Шәрипова
317
0