
Физәлия Дәүләтгәрәева "Артык бала"
3нче көн #әдәбимарафон2025 Әлфидә, Диләрәне җитәкләп, еш кына Нуриягә барып йөрсә дә, ана кеше кече кызына бик сарылып бармады. Дәү әтисе белән дәү әнисе кызчыкка әтисе белән әнисен алыштырдылар. Ул алардан анасыннан татымаган назны, анасыннан күрмәгән тәрбияне күрде. Кечкенә кызның күңеле анасына тартылса да, алар арасына киртә булып Нуриянең аңлап булмаслык салкынлыгы ятты. Ана белән кыз арасында җылы тойгылар тумады. Әлфидә бар көчен, вакытын кече оныгына багышлады. Нурияне үстергәндә җибәргән хаталарын искә алып, кабатламаска тырышты. Диләрә, башка туганнарына охшамыйча, ничектер, үзенә бер аерым, акыллы бала булып үсте. Мәктәптә яхшы укыды. Дәү әнисе белән дәү әтисен төрле сәләтләре белән куандырды. Мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары уку йортына табиблыкка укырга кергәч, Әлфидә белән Рифкатьнең куанычтан башлары күккә тиде. Ата-анасына кирәкмәгән артык бала дәү әтисе белән дәү әнисе өчен артык булмады. Ә үзләреннән көннән-көн читләшә барган Нурия өчен карт белән карчык артык, ахрысы. Бу хәл аларны сөендермәсә дә, аларның карт көннәрендә таянычлары – Диләрәләре бар. Бу дөньяда беркем дә артык түгел... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Артыкбала #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
516
0