
"Бәхет кошым кайларда?"
3 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 "Ужииин, ужиииин!" Коридорда шалтор- шолтыр килеп арба тәгәрәгән тавыш ишетелде. Аш бүлүче таза ханым, коридор ягыннан бикле ишекне ачып, тумбочка өстендәге бокалларга болганчык чәй агызды, тарелки чего не приготовили, давайте быстрее шевелитись, мне с вами не ночевать же, дип, Фәниянең төшке аштан соң юарга онытылган тәлинкесенә бер чүмеч укмашып беткән макарон белән бер сосиски ташлады, Валя белән Флүзә тәлинкәләрен чайкап, аш таратучы янына барып, кирәк кадәр генә салдырып алдылар. Түрдә яткан хатын ике кисәк ипи генә алып, кичке аштан бөтенләй баш тартты. Аш таратучы ничек килеп кергән булса, шулай ишекне шартлатып ябып, коридор буенча, "ужиин,ужииин" дип кычкыра- кычкыра ары китте. -Тагын бер көнебез узып бара. Монда дәваланып чыккач, мин барыбер үземә балалар йортыннан бала алырга булдым. Ике булмәле фатирым бар. Эшем бар. Ичмасам бер ятим җанны бәхетле итәрмен.
Сылтамалар:
449
0