
Роберт Миңнуллин "Алма бабай" Балалар өчен шигырьләр 📚 XXXI #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь
Өченче көн "Авыл малае белән шәһәр малае " #әдәбимарафон2025 Авыл малае белән шәһәр малае сөйләшкәнне тыңлап торыйк әле. Кызып-кызып, ниләр турында серләшә икән алар? Ипекәйне минем әни Пешерә үзе мичтә. Ә без завод пешергәнне Ашыйбыз иртә-кич тә. Без авылда үзебезнең Сыер сөтен эчәбез. Ә без сөт кибетендәге Сөтне эчеп үсәбез. Безнең авылда татарча Сөйләшә песиләр дә. - Казанда гел русча гына Сөйләшә кешеләр дә. Безнең авылга кыш буе Явып тора кар, ак кар. Ә безнең Казанга ява Соры кар йә кара кар. #РобертМиңнуллин #Алмабабай 5 нче бит #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап
255
0