
2 нче көн. Ләбиб Лерон Безнең өй өянкеләр астында иде
Өчәүләп галерея буйлап һәйкәлләр арасыннан барабыз. Менә чалгы күтәргән скелет – Үлем яшь кызны алырга килгән. Кызның күзләрендә – курку, ә күңелендә – яшәү өмете, тереклекнең мәңгелегенә ышану. Максим Горький «Кыз һәм үлем» поэмасын шушы һәйкәл тәэсирендә язган, диләр. Кочегар Трак һәйкәлләргә карамыйча гына бара иде, җилкәнле көймәгә баскан бер малай скульптурасы янына җиткәч, туктап калды.
Сылтамалар:
233
0