Ф.Дәүләтбаев "Сайрый бер кош"

Ф.Дәүләтбаев "Сайрый бер кош"

#әдәбимарафон Искә төшәсең шул... Күңелемдә тансык татлы сагыш- Үтеп киткән яшьлек елларым. Хисләремне тик көчәйтә генә Тоеп яшәү җирдә син барын. Хыял белән сиңа якынаям, Өмет итмәсәм дә артыкка. Искә төшеп сине уйладыммы, - Туктап калган кебек вакыт та... Тәүге яшьлек ярым, үрсәләнеп, Хатлар көтмим инде мин синнән. Ара ераклыгын тоямын да "Бәхетле бул" димен эчемнән. Сурәтеңне түш кесәмнән алып, Хатирәләремне яңартам. Хатирәләр генә яңартмыйм шул, Мин һаман да сине яратам #ТатарстанКитапНәшрияты #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #әдәбимарафон2025 #ТатнетныүстерүФонды #Белемрадиосы #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

525

0