3 нче көн #әдәбимарафон2025

3 нче көн #әдәбимарафон2025

Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть. Менә авыл башы. Сукмак урманга алып бара торган юлга тоташты. Хәзер бераз үргә менәсе дә, аннан инде урман күренәчәк. Ул, арыганлыгын онытып үргә йөгереп менде. Әнә урман! Галия калкулыкта туктап калды. Сумкасын җиргә куйды. Әй, ярый әле җәяү кайтасы! Нинди һава! Нинди иркенлек! Анда аның туган йорты, әти-әнисе. Анда аның бала чагы, иң бәхетле, аяз көннәре. Анда аның дөньяга мәхәббәте! Актык өмете дә шундадыр кебек тоелды. Җәйнең шифалы сулышы тәннәрне чемердәтеп куйды. Урман белән тау арасында, кояш нурларында назланып яткан болыннан хуш исләр алып килеп җил исте. Җил: «Кайттыңмыни, кызым»,— дигән шикелле Галиянең чәчләрең сыйпап алды. Аның күңеле талпынып куйды. Күңел, читлектәге кош сыман, бәргәләнеп алды. Бу бәргәләнүдән үзәктә ниндидер төен чишелеп китте. Галия рәхәтләнеп елап җибәрде. Ул сумкасын алды да кочагын_җәеп торган урманга таба атлады. Күз яшьләре бертуктаусыз акты. Кайгы яшьләре дә иде бу, шатлыкныкы да. Ләкин юл буе озата барган зәңгәр күбәләк тә, кояшка омтыла-омтыла сайраган тургайларга да, юлның як-ягында шаулаган игеннәргә дә күренми иде бу күз яшьләре. Аларның һәр хәрәкәтендә, һәр авазында фәкать дөньядан соклану һәм яшәүгә куану чагыла. Кояш, урман, игеннәр, чәчәкләр, кошлар, күбәләкләр Галияне шушы табигатьнең бер әгъзасы итеп, аны һәркайсы үзенчә сәламләде, үзенчә яратты. Урманга кергәч, Галия бөтен кайгыларын онытып җибәрде. Монда аңа һәр агач диярлек таныш Ул адымнарын әкренәйтте. Үзгәрмәгән урман. Үзе бер дөнья булып кайный. Өйгә дә ерак калмады. Әтисе белән әнисе өйдәдер, бердәнбер, сөекле кызларын зарыгып көтәләрдер.

Тэглар:

538

0