3 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

3 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

Бәхетеңне сыер сөзсә- көтү көткән акчаңны да ала алмассың, диләр. Өйләнүнең бәла-казасы Шәяхмәт агайның нигезеннән килә. Аларның өй бурасында әйләнмәле бер бүрәнә бар. Хәбирә карчыкның әйтүенчә, бөтен бәхетсезлекнең башы шуннан. Шәяхмәтнең беренче кат өйләнүе ундүртенче елда булды. Ләкин сугышның бу мәсьәләгә зыяны тимәде диярлек. Хикмәт анда булмады. Никахтан соң нәкъ кияү булып керәсе көнне генә кыздан хәбәр җибәрделәр: үлсәм үләм, Шәяхмәт бозауны куеныма кертмим, дип, әтисенә елап тавыш чыгарган. Кызның әтисе, кияү төшерәсе көнне кара кайгыга батып, карт хәзрәт янына килде. -Хәзрәт, кыз чыгымлап тора, нишлибез?- диде.

Тэглар:

296

0