
Ркаил Зәйдулла "Икмәк"
3 нче көн. Татлы тәм бар ипекәйдә. Төшендем мин яши-яши: Кеше аңа үз өендә Сөенечен кушып ашый. Ачы тәм бар ипекәйдә. Карусыз гомер юлдашы: Шуның өчен аңа кеше Көенечен кушып ашый. Бер тәм калмый ипекәйдә. Язмышыңда – соңгы ашың: Ул сиңа күченә тып-тын, Син җир белән кавышасың.
532
0