Таһир Шәмсуаров "Яз - рәссам"

Таһир Шәмсуаров "Яз - рәссам"

3 нче көн #әдәбимарафон2025 Яз – рәссамның җиң сызганган мәле, Кылкаләмен алган кулына. Бөре исен сизгән күчмә кошлар Таңда чыга кайтыр юлына. Чыршыларның җете төсен алып, Тирә-якны буйый яшелгә. Хәтфә чирәмнәргә юлыкканнар Май аенда янә яшәрә. Кылкаләме күлгә кагылуга, Дулкын төсе иңә күгемә. Зәңгәр күзле кешеләргә кара – Тиңсез сафлык ачык күренә. Тау башыннан күзәт авылыңны, Матурлыктан күңел туладыр. Җиде төскә манган түбәләрдән Кояш нуры хасил буладыр! Сагынганнар, моңнан яралганнар Туган нигез кадерен беләдер. Кара җирнең үзле туфрак төсен Сыерчыклар алып киләдер. Җир иркенләп сулыш алсын әле, Язгы яңгыр кирәк дигәндер. Игенченең дымны теләгәнен Яңгыр төсе белән биргәндер. Яз – рәссамның илһам килгән мәле,– Кылкаләмен тоткан кулына. Күчмә кошлар илен тапсын өчен, Йолдыз тезеп чыга юлына...

Тэглар:

207

0