
Тапшырылмаган хатлар
Ярату миңа күп көч бирде. Синең алда кечкенә булып калмау, иптәшләрең белән очрашканда күздән югалмау өчен, мин үземнең белемемне арттырырга өйрәндем. Дәрес китапларын укып арыган сәгатьләрдә дәрестән тыш әсәрләр белән дә таныша килдем. Әдәбият, фән, техника китапларын, тарих-политика журналларын һәрвакыт күздән кичереп бардым. Иң яратып укыган китапларым – бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм алар турында язылган истәлекләр иде. Хәзер дә мин аларны яратып укыйм. Син дә укы. Алар сине дөньяда ничек яшәргә, нәрсә өчен көрәшергә өйрәтерләр. Ләкин культура югарылыгына омтылган, эшкә чумган кеше өчен вакыт җитмәве – зур бәла. Бу нәрсә бигрәк тә хатын-кызларның алдынгы өлеше өчен кыен хәл. Мин монда утыз яшькә җитмәс борын үз-үзләрен оныткан хатын-кызларны кертмим. Андый хатыннар, заманга иярүне ялгыш аңлап, башларына кепка, аякларына итек киеп, тәмәке тартып, ирдәүкә булырга тырышалар.
524
0