
1 нче көн. ЮлАчык. Фәнәвис Дәүләтбаев.
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Күңелемндә яшел ут кабыздым Килер булсаң, сиңа юл ачык. Әй сөеклем, сиңа үтенечем: Сөяр булсаң гына юлга чык. Күңелемндә яшел генә тугел, Бар бит анда кызыл, сары да. Тик яшеле янар, риза булсаң Гомерлеккә бергә барырга. Күңелемнән кат-кат чакырсам да, Көтеп ала алмый монланам. Сөйсә көтәр әле, дия күрмә, Килер булсаң, иркәм, соңлама! Мәхәббәт ул серле, илаһи хис, Чын йөрәктән, иркәм, бул гашыйк. Күңелемдә яшел ут кабыздым, Килер булсаң, сиңа юл ачык.
Сылтамалар:
521
0