
Ф.Дәүләтбаев."Сайрый бер кош"
2 нче көн. #әдәбимарафон Хыял. Һич ким түгел - үзем сөйгән кадәр Сөеләсе иде, сөеләсе. Мине өзелеп яратучы бар дип Сөенәсе иде, сөенәсе. Күңелемә хуш килерлек ярны Каратасы иде, каратасы. Гомерлеккә ихлас күңелемнән Яратасы иде, яратасы. Назларыма төреп, иңнәренә Сарыласы иде, сарыласы. Эзләмичә читне, аңа гына Табынасы иде, табынасы. Кочагыма алып, таң атканчы Серләшәсе иде, серләшәсе. Аерылмас пар күгәрчен сыман Гөрләшәсе иде, гөрләшәсе... Тормышымда бар да башкача шул, Хыял гына булып калырдыр. Ә чынлыкта күңелдәге сагыш- Җан күтәрә алмаслык авырлык!.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #әдәбимарафон2025 #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем
279
0