Ф.Дәүләтбаев." Сайрый бер кош"

Ф.Дәүләтбаев." Сайрый бер кош"

Хәерле сәгатьтә ... 1 нче көн. #әдәбимарафон2025 Сайрый бер кош. Сайрый бер кош, үзәгемне өзеп, Куаклыкта - кунып талына. Мин шул кошны тыңлыйм әсәрләнеп, Тынгы тапмаганда җаныма. Сайрый бер кош, тормышка ямь өстәп, Бигрәк моңлы аның тавышы. Юып алган сыман бер мизгелдә Юкка чыга йөрәк сагышы. Сайрый бер кош, җилпеп канатларын- Җиргә кунып, күктә талпынып. Белгәнгәме моңга сусаганны, - Һич кенә дә тормый тартынып. Сайрый бер кош, онытылып күктә, Кисәкләргә телеп бәгырьне. Ә чынында хыял киңлегендә Сайраган кош син ул, кадерлем! Мәхәббәттә үзеңә тиң итеп, Җырың аша кемне сайлавың? Кем булса да риза- бәхил, иркәм, Тик тынмасын гына сайравың! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

272

0