
2нче көн. #әдәбимарафон2025
Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть Галия җәйге каникулны түземсезлек белән көтте. Ял өчен дигән булыл, сулыш алырга гына җитәрлек итеп бирелгән шул ай ярым вакыт кына тузан һәм төтенгә төренгән каланың таш читлегеннән беразга гына булса котылдврып торадырып тора алыр. Имтиханнар беткәч үк Галия миллионнан артык тоткынны асраучы шәһәр әсирлегеннән арынып, туып-үскән урманына кайтыр һәм мең дәвалы һава белән җан сусауларын басар. Беренче кеннәрдән үк ошамады аңа башкала. Институтка да күңеле ятмады аның. Урманчы кызы булып, табигатьнең нәзакәтле төбәгендә туып, дөнья мәшәкелекләре әле үтеп керергә өлгермәгән мохиттә тәрбияләнгәнгә һәм үзе дә тумыштан кыз балага гына хас булган иң гүзәл сыйфатларга ия булганлыктан, Галия үзен киләчәктә каланың «тормыш» дип аталган матавыгында калырмын дип күз алдына да китерә алмады. Нәфрәт хисен үл беренче мәртәбә шушында кичерде. Чык тамчысы кебек саф күңелле кыз бала тәүге талкыр кешеләрнең бер-берсенә дошман икәнлеген монда күрде, күкләре якты йолдызлар белән чуарланып бизәлгән һәм бала чакта мең төрле искиткеч матур хыял-өметләр бүләк иткән дөньяның вәхшилеген беренче кат шушында татыды.
527
0