
Исеңдә тот
Бирешмә син беркайчан да, Берничек тә бирешмә. Бер җиңелүдән соң түгел, Йөздән соң да бирешмә. Нык басып тор аягыңда, Егылсаң да торып бас. Күпме газаплар күрсәң дә, Барыбер килер ул яз. Кеше сүзенә карама, Бары син генә дөрес. Күңелеңә нык тисәләр дә, Каршы әйтмә син бер сүз. Абынсаң да алга атла, Яраларны син оныт. Исеңдә тот һәрвакыт, Кешене яшәтә өмет.
Сылтамалар:
497
0