2 нче көн.Язмыш аръягында кем көтә?  Зимфира ИСЛАМОВА

2 нче көн.Язмыш аръягында кем көтә? Зимфира ИСЛАМОВА

Тәрәзәсез, тонык кына лампочка янган кинобудкага якты урамнан килеп кергәч, Фәнзилә башта берни дә күрми торды: – Ай, күзем тышта калган!... – дип көлеп куйды. Будка ачык, димәк, киномеханик Кәбир монда инде. Кара тутлы бу ир кырыкның өске ягына чыкса да, гел малай-шалай кебек урынлы-урынсыз шаяртыр, төртмә сүзләр әйтер – Зәбидә күңеленә якын алмаска өйрәнде инде. Әле дә: – Озак йоклыйсың, чибәркәй! Мин инде афишаларны язып бетердем дисәң дә була. Менә шушыларга кара да тагын ике урынга яз, – дигәненә каршы бер сүз катыштырмый, плащын салып чөйгә элде дә, гуашь алып озын өстәл янына килде. Будканы шушы өстәл тулысы белән биләп тора, стена янында кино күрсәтү җайланмалары. Җиһаздан ике урындык та, өстәлнең бер ягында буеннан буена сузылган иске агач эскәмия. Кыз иелеп, игъланны яза башлады. – О-о-о!... "Зита һәм Гита"! Күптән көтә идек, ниһаять, килгән. – Киләсеңме соң? Кичке сеанс кына. Кара аны, тагын Эльвира апагыз ишек төбендә сагалап торыр үзе, эләксәң, борып кайтарып җибәрә инде! – Ял көнне бәйләнми ул. Кинәт Фәнзилә Кәбирнең авызын иләмсез ерып үзенә таба якынлашуын абайлап алды. Аптырап, өстәлнең башына чигенде (аның язган афишасын тикшерәдер әле...) Ләкин Кәбир өстәлдә яткан ватман кисәгенә күз дә салмады, һаман аның ягына елыша. Моңа кадәр кулына бер егет кисәге дә орынмаган кыз балада табигый саклану рефлексы уянды: ул үзенә коточкыч явызлык эшләргә җыенучы бу ирдән качып котылырга омтылды. Фәнзилә ишеккә ташланды. Тегесе кыздан өлгеррәк булып, ишекне келәгә бикләп тә куйды. – Ярый, назланып торма, кызыкай, кил кочагыма. Шушындый язгы көндә бер кочаклашу – үзе татлы бәхет ул, дигәннәр борынгылар, – дип, инде усал ниятен дә атагач, Фәнзиләнең йөрәге тургайга әйләнеп чак очып китмәде. Ул дер-дер калтыранган килеш ялвара алды әле: – Абый, тимәгез миңа... чыгарыгыз, зинһар!... Аңа җавап итеп ямьсез көлү яңгырады, ир кулын сузып янә кызга ташланды. Фәнзиләнең борынына әче хәмер исе килеп бәрелде. Исереккә диңгез тубыктан, Кәбирнең күзенә ак-кара күренми иде бу минутта. Кыз өстәл тирәли йөгерә башлады.

Тэглар:

479

0