1 нче көн. Зифа Кадырова. Урланган яшьлек

1 нче көн. Зифа Кадырова. Урланган яшьлек

Камил Фәрит абыйсы белән ферманы торгызып, каз-үрдәкләр үрчетеп җибәрделәр. Рәхәт аңа монда. Зөһрәнең ире ике арага юл салдыргач бигрәк тә эшләр җайланды. Юлы, мәктәбе булса, бөтен гаиләсен алып кайтыр да шушы иркенлектә саф һавада гына яшәр иде. Зөһрә, көн дә шалтыратып, авылдагыларның хәлен белеп тора. Тормышы түгәрәк, күзләр генә тия күрмәсен. Эмил дә әтисеннән башка бер адым да атламый, теге вакыт Хәлим абый хаклы булган, ир балага әти бик кирәк икән шул. Улына гына түгел, үзенә дә. Ярату-яратылуның тәмен ул да аңлый башлады бит. Зөһрәнең уйларын бүлеп, ире кайтып керде. - Бәгырь алмаларым, сез әзерме? - Әмирхан керү белән улы, килеп, муенына сарылды. - Әти кайтты, әти кайтты. Кая барабыз? Әнине кара, нинди матур, юан, - дип, колач җәеп, көләргә тотынды. Әмирхан, эчке бүлмәгә үтеп, хатынына күз салды. Зөһрәнең өстендә күкрәк астыннан гына бөреп тегелгән, киң, көл төсендәге юка, бик затлы озын күлмәк, аның өстеннән шундый ук киң озын шарф ябынган. Чәчләрен матур итеп урап куйган. Маңгай, чигә тирәсендәге вак бөдрәләре аны яшәртеп җибәргәннәр төсле. Бизәнү әйберләрен бик сирәк кулланган Зөһрә бүген дә, керфекләрен генә буяп, ирененә килешле итеп, ал иннек сөртеп куйган. Ул, иренә карап, елмайды. - Шулай ярыймы, әтисе? - диде иркә генә. Мондый фәрештә анда гынадыр. Хәтта муенындагы гади төймә дә, әйтерсең, аның өчен генә эшләнгән. Мондый сихри матурлык кемеңне да акылдан яздырыр иде. Әмирхан, ишек яңагына сөялеп, кара тутык тәнле, күзләре төпсез упкын кебек, тагын ǝллә кайсы жирләре матур, сөйкемле хатыныннан күзен ала алмый торды да: - Күз генә тидермәсеннәр инде үзеңә, - диде, сокланып. - Бу таудай корсак белән андый җиргә барырга да оят инде, - дип куйды Зөһрә, корсагын сыпырып. Бәйрәмгә җыелган халык яшьләрнең килүен генә көтә иде. Алып баручы Әмирхан күренүгә, халыкны икегә таратып: - Хөрмәтле кунаклар, кичәбезне башлыйбыз. Хәзер хөрмәтле юбилярны чакырабыз, - дип кычкырды. Матур көй уйнап җибәрде. Ярты гасырга якын бергә иңгә-иң терәп гомер иткән Әмирханның әтисе белән әнисе, парлашып түргә уздылар.

Тэглар:

182

0