
Җәвит Шакиров "Минем күңел"
1 нче көн Тормыш бит ул... Аттай чабып барган җирдән Туктаган чаклар була, Йодрыкны йомарлап та Сукмаган чаклар була. Дөрләгән чаклар була, Шөрләгән чаклар була, Үз-үзеңне нишләтергә Белмәгән чаклар була. Ялкыны булып, җылытмый Янган учаклар була. Җылынам, диеп сыенган Салкын кочаклар була. Кешеләргә күрсәтмичә Елаган чаклар була. Кайчак ярарга тырышып Елмайган чаклар була. Ялган икәнендә белеп Ышанган чаклар була. Кайчак болытсыз көндә дә, Яшьнәгән чаклар була. Ник туганыңа үкенеп Уйланган чаклар була. Урынсыз рәнҗетүләрдән Дулаган чаклар була. Ялгыз калып сиздермичә Моңланган чаклар була. Дөреслекнең булмавына Сызланган чаклар була. Телне тешләп, сугенмичә Тыелган чаклар була. Җәйдә сары яфрак төсле Коелган чаклар була. Кайчак кылган гәмәлләрдән Оялган чаклар була. Чәчәк диеп тигәнәккә Уралган чаклар була. Җепкә тезелгән уйларның Чуалган чагы була. Нахак сүздән бу йөрәкнең Сызланган чагы була. Дөньясы дөрес түгелме Әллә мин дөрес түгел. Сезнең ничек: минем күңел Нигәдер тыныч түгел!
227
0