
2 нче көн. Язмыш аръягында кем көтә? Зимфира ИСЛАМОВА
Элек төннәрне бер дә яратмаган егет Фәнзилә белән бергә йөргән караңгы төнне асылташлар тулы сандык белән тиңләр иде. Сөйгәне янында булганда ефәк җил назлы, ягымлы; көмеш ай серле күзләрен гел аларга кысып тора; бәбкә үләне йомшак келәм кебек; елга ярындагы талларда кошларның сайравы җанны сихри моңга күмә. Егет кызга, магнитка укталгандай, гел тартылып кына торса да, үзен тимер рәшәткәгә тыгып куйгандай хис итә: ялгыш орынып китсә дә сискәнә. Фәнзиләдән эссе наз бөркелүен тәнендәге бөтен күзәнәге белән тоеп, рәхәтлек кичерә, ләкин: – Йолдызлар нинди якты! Синең өчен алар шулай нур сибә, әнә күзләреңә төшеп бииләр... – диюдән башкага җөрьәт итми. Әгәр ул бу вакытларны еллар үткәч, терсәген тешләрдәй булып, үкенеп искә аласын белсәме? – алдына утыртып үбәр-назлар иде, кочагыннан бер дә чыгармас иде. Киләчәкне күрмәү хаталардан гына түгел, гали эшләрдән дә саклап тора кайчак. Ике гашыйк бер учакның ике ялкыны кебек дөрләп янса да, бер-берсенә бәхет юрап ике якка аерылдылар. Фәнзилә укырга чит республикага китеп барды, ә Өлфәт якындагы шәһәрдә хыялын тормышка ашырды: бар булмышы белән музыкага бирелде. Музыка мавыгу гына булып калмый, ул тулысы белән үзенә йота. Борынгылар белми әйтмәгән: "Җыр белгәнгә җыр һөнәр, җыр белү дә зур һөнәр". Чын музыкант булыйм дисәң, шул дөньяга кереп чумасың, һава суларга су өстенә күтәрелгән балык сыман, башкалар тормышына кайчак башыңны чыгарып карап аласың. Беренче көннәрдә йөрәк хисләренә бирелергә Фәнзиләнең дә вакыты булмады. Яңа мәшәкатьләр, яңа тормыш, яңа кешеләр; һәм шундый зур калада студент тормышына чуму – башларны әйләндерерлек бәхет иде.
204
0