
1нче көн. Урланган яшьлек. Зифа Кадырова
Зөһрә мондый хөрмәткә өйрәнмәгән, алар аны өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Дәрәҗәле урында эшләүләренә дә карамастан, бик гади, итагатьле кешеләр булып чыктылар. Зөһрә алар турында кемнәр, кайда эшлиләр, дип тә сорамады, тик сөйләшуләреннән гади халык түгеллеген чамалый. Кәримнең апаларындагы кебек һавалылык та, эрелек тә юк. Яңа тормыш җир белән күк арасы кебек. Кимсетеп кычкыручы, мыскыллаучы, көйләтүче дә юк. Киресенчә аны көйлиләр. Әмирхан эштән очып дигәндәй кайта, шатлыктан йөзе балкып тора, иркәли, назлый. Зөһрә өйдә үзе генә калганда тормыш болай да буламы икәнни, дип, һаман ышанып бетә алмый. Ире яшь булса да, тәрбияле булуы күренеп тора, беркайчан әмер бирми. Беркөн шулай җайлап кына: - Туйгансыңдыр инде бертөрле эштән, эшеңне ташла да укырга кер, компьютерда эшләргә өйрән. Теләгең булса, бик күп курслар, кызыклы эшләр бар. Мин сиңа бар яклап ярдәм итәрмен. Аннан онытма, син минем яраткан хатыным, мин сине бәхетле итеп күрәсем килә, калганы минем эш. Мин һаман бәхетемә ышанып бетә алмыйм, яратып та туя алмыйм, бәгырь алмам. Син бит яратыр өчен генә яратылган, - диде, назлап үбә-үбә. - Яңа елга бәлки чит илгә барып, ял итеп кайтырбыз. Май аенда әтинең юбилее, ул гаилә сәүдәсеннән китә, җитте, ял итеп каласым килә, ди. Шуңа чаклы без дә ял итеп калыйк. - Белмим шул, әтисе, миңа ярыймы икән? - диде Зөһрә, бик серле елмаеп. - Әтисе, дидеңме? О, миңа ошый. Хе, әтисе, ярый, мин риза, әнисе. Яңа ел да килеп җитте. Зөһрәнең әлегә әлегә яшереп саклаган сере беленә башлагач, ул иренең кулын корсагына куеп: - Син каршы түгелме? - диде, серле генә елмаеп. Ире башта аңламыйчарак торса да, бу - сиңа яңа ел бүләге, син ризамы шуңа, әтисе, дигәч, Әмирхан шатлыгыннан хатынын бүлмә буйлап күтәреп әйләндерде.
189
0