Язгы иртә

Язгы иртә

Язгы яңгыр битен юды Җиремнең, җиркәемнең. Каены да гүзәл, сылу Илемнең, илкәемнең! Тышка, урамга чакыра Кул изәп язгы иртә. Чыланып, сафланып кер, дип, Тәрәзгә тамчы чиртә. Ул килмәсә, күңелләргә Куаныч тулмас иде. Сандугачны сайратмасам, Мин шагыйрь булмас идем! «Тордыңмы?» дип, күзен кыса Кояшка, күрче, нарат. Бөдрә таллар чәчен тарый, Җыелган суга карап. Табигате уянган инде, Ямь-яшелдән киенеп. Җил түгел, шулай җир сулый, Яз килгәнгә сөенеп. Гөрләвекләр булып аксын Вак хисләр, ялгышлары! Яздан, наздан язылсыннар Кешенең язмышлары... Яз – мәхәббәт илчесе ул, Илчегә бармы киртә? Ак күлмәкле алмагач та Шатланып яшен сөртә. Аяз күк, иминлек телим Белгәнгә, белмәгәнгә. Чиста күңел белән басам Ямь-яшел чирәмнәргә!

Тэглар:

521

0