
3нче көн. Әлфия Төхвәтуллина. Ачылмаган сер ул - Мәхәббәт!
3нче көн. #әдәбимарафон2025 Яннарыңда һәрчак булырмын Сагынудан янса күңелләрең, Төшләреңә килеп керермен, Сандугачкай булып язларыңда Сине юатырга килермен. Гаҗизләнеп калсаң караңгыда- Якты маяк булып янармын. Таң җилләре булып җәйләреңдә Тәрәз капкачыңны кагармын. Алларыңа чыгып көзләреңдә, Тыныч яңгыр булып явармын. Еллар аша сине сәламләргә Ничек тә мин җаен табармын. Ап-ак карлар булып кышларыңда Иңнәреңнән кочып алырмын. Онытты, дип әгәр уйлап куйсаң, Буран аша хәбәр салырмын. Сагышлардан көйсә бәгырьләрең, Хыялыңда синең калырмын. Сагынганда көйләр бер моң булып, Йөрәгеңнән урын алырмын. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияТөхвәтуллина #АчылмаганСерУлМәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ЧабаксарЯңаЗаман #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
231
0