2нче көн. Әлфия Төхвәтуллина.  Ачылмаган сер ул - мәхәббәт!

2нче көн. Әлфия Төхвәтуллина. Ачылмаган сер ул - мәхәббәт!

Тиңләү Алтын алма, диләр балаларны, Оныкларны гөлгә тиңлиләр. Сөю татлы, диләр, яндырса да, Юк. . . Кирәкмәс иде, димиләр. Мәхәббәтне зәңгәр диңгезләргә, Чәчәк бөресенә тиңлиләр. Татып карап сөю газапларын, Бу - соңгысы инде, димиләр. Сагышларны сары яфракларга, Көзге урманнарга тиңлиләр. Яратуның татлы минутларын Бетсен иде инде, димиләр. Бер утка, бер суга сала сөю, Тик барыбер өзелеп сөяләр. Гомер узып, чәчләр агарса да, Кабатлансын иде, дияләр.

Тэглар:

240

0