
1нче көн. Әлфия Төхвәтуллина. Ачылмаган сер ул - Мәхәббәт!
Хыял Төшләреңдә генә килим әле Әверелеп сөю гөлеңә. Иңнәреңнән кочып назлыйм әле - Урын юк бит миңа көнеңдә. Таң алдыннан нәфис җилләр булып Таратыймчы бөдрә чәчеңне. Күкрәгеңә башым куйыйм әле - Күрмәссең син кайнар яшемне. Керфегеңдә качыш уйныйм әле Юлдаш итеп көмеш ай нурын. Хыялларда икәү үтик әле Аяз төндә киек каз юлын. Иренемдә тәмең калсын әле, Бит очыңнан үбим шатланып. Яратам, дип бер кычкырыйм әле Җиһан киңлекләрен шар ярып. Зәңгәр күзләреңә чумыйм да мин, Йөрим әле озак адашып. Йөрәкләрдә калган яз көннәрен Көзге төннәр белән алмашып. Ә төннәре нәкъ тә элеккечә, Йолдызлар да һаман шундый ук. Төшләреңдә генә килим әле, Көннәреңдә миңа урын юк.
227
0