1 нче көн Әмирхан Еники.1 нче көн #Әйтелмәгәнвасыять#әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #Бергенәсәгатькә

1 нче көн Әмирхан Еники.1 нче көн #Әйтелмәгәнвасыять#әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #Бергенәсәгатькә

Еники.Әйтелмәгән васыять Кызлар әбиләрен сырып алдылар, шаулап: «Здрав-ствуйте, дорогая бабушка!»—дип күрештеләр, алып килгән чәчәкләрен карават янындагы тәрәзә төбенә утыртып куйдылар, урындыгына шоколад конфетларын салдылар һәм, инде ни әйтик дигәндәй, күзләрен елтыратып, әбиләренә карап тора башладылар. Шушы икән инде ул папаларына мама тиешле әби-карчык! Үзе кечкенә, үзе арык, өстенә киң җиңле әкәмәт кенә күлмәк кигән, башына вак кына чәчәкле сары яулык бәйләгән, в об-щем, типичная башкирка икән. Ә Акъәби, үз нәүбәтендә, бу җитеп килгән таза, зифа кызларга уйга калып, исе китеп, селкенмичә карап ята. Аннары зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып куя — нидер әйтергә тели, ахрысы... Менә ул күзләрен Воряга төби, әкрен генә кулы белән ымлап, аны якынрак килергә чакыра.

Тэглар:

238

0