#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  1нче көн  Физәлия Дәүләтгәрәева, Әллә сихер, әллә күрәчәк (хикәя)

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 1нче көн Физәлия Дәүләтгәрәева, Әллә сихер, әллә күрәчәк (хикәя)

Миннән дүрт яшькә кечерәк энем Җиһангир өйләнергә исәбе барлыгын белдергәч, туган нигезебездә ыгы-зыгы купты. Егерме алты яшьлек егетнең үз гаиләсен, үз оясын корырга теләве гаҗәеп хәл түгел, киресенчә, бик тә яхшы гамәл, дип, әни белән мәслихәт кылдык. Тик миңа да, әнигә дә шунысы гына аңлашылмый иде: килен булып төшәсе кеше Җиһангирның йөргән кызы Валидә түгел, иреннән аерылган балалы хатын булып чыкты. Туй-никахлары булмаса да, бер елдан артык энебез белән очрашып йөргән Валидәне туганыбыз урынына күрә идек. Шуңа күрә Җиһангирның аңа өйләнмичә, икенче берәүне сайлавын белгәч, әнинең дә, минем дә күңелебез бик төште. Ара-тирә Җиһангирга ияреп кайткан Валидәгә әнием шаяртып “киленем” дип дәшә, ә тегесе “Асма апакаем” дип, татлы телләнеп, әни өчен өзелеп тора иде. Мин дә, гаиләле, ике балалы хатын, энекәшемнең акыллы гына бер кызга өйләнеп бәхетле булуын бик тә тели идем, әлбәттә. Җиһангирдан бәхетле күзләрен алмаган Валидәнең энемне өзелеп яратуы әллә каян күренеп тора. Уртача буйлы, саргылт көдрә чәчле бу кызга энем дә битараф түгел иде шикелле

Тэглар:

231

0