
Әдәбимарафон2025 2 нче көн
БЕР УЧ БӘХЕТ БИР СИН КЕШЕГӘ Чын бәхетне кемнәр тояр икән, Сагыш диңгезләрен үтмәсә?! Кайнар ялкыннарда чыныкмаса, Җилләр булып ярсып исмәсә. Тояр идекме без яктылыкны, Кара төндә ялгыз калмасак? Көчле давылларга бирешмичә, Юллар ярып алга бармасак?! Бер уч бәхет бүләк итә алсаң, Күп тә түгел, җитә микъдары. Тик син аны бер җапасыз бирсәң, Бөртек җитә кайчак нибары. Яманлыкка язмыш уралмасын, Яхшылыкка җирдә ни җитә?! Бер елмайган назлы карашны да, Күнелләр бит кайчак үз итә. Гөлнар Әхмәтҗанова
223
0