"Сандугач канаты белән" Халисә Ширмән

"Сандугач канаты белән" Халисә Ширмән

2 нче көн #әдәбимарафон2025 Сандугач канаты белән Сыйпа әле күңелемнән! Синнән башка беркемгә дә Моңнар булып түгелмәм... Каурый-каурый болыт күктә – Миннән сиңа агамы? Сәламнәрең дулкын булып, Күңелемә кагамы? Син булганда, мин бер чәчәк – Елмаямын дөньяга. Кояш булып, үп син мине – Сагышларым тарала... Син бар чакта, җырлап үтәм Салават күпереннән: Эзләреңне эзлим микән Тынгысыз үткәнемнән? ...Сандугач канаты белән Сыйпа әле күңелемнән! Ахры, язмыш китабында Чәчләр чәчкә үрелгән – Пар булыгыз диелгән! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ХалисәШирмән #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

206

0