Әлфия Кәримова "Җырчы кошчык"

Әлфия Кәримова "Җырчы кошчык"

2нче көн #әдәбимарафон2025 Иртә сайрый, кич тә сайрый, Бер җырчы кош бакчамда. Шул кошчыкны тыңлап торам Тәрәзәмне ачам да. Моңлы итеп сайраулары Үзәкләремне өзә Синең белән бергә чаклар Сагындырып искә төшә. Сузып-сузып, матур итеп, Җырчы кошчык моң суза. Әллә инде ул да парын, Минем кебек юксына. Таңга кадәр сайра кошчык Бигрәк матур сайрыйсың, Синең матур, моңлы тавышың Баса, йөрәк ярсуын. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияКәримова #Җырчыкошчык #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

234

0