
2нче көн. Лилия Гыйбадуллина. "Яз терелә..."
Яз терелә. Җил, сөялеп коймаларга, Курай өрә, җыру суза үз көенә. Тәрәзләрне эретмәкче утлы сулыш – Ут-кояшның кайнар тыны. Яз терелә. Яз күренә күзләреңдә – яшерәсең, Яктылыкка булмый түзеп, булмый күнеп. Моңарчы гел яшәлмәгән сыман җирдә, Һәр яз саен – тәүге язга кергән кебек. Тәүге язны күргән кебек. Томырылып Күккә бага, җиргә бага, илгә бага – Карашларың яңа төсләр сөзмәк була. Ә дөньяда сукмак саен – гел ябага… Язга сусап сәфәр чыккан юлчыларга, Гөрләвекле язгы урау юллар үреп, Бик борынгы кояш карый, карый көлеп. Өр-яңа да, бик иске дә кебек – Яз терелә…
273
0