Роберт Миңнуллин "Алма бабай" Балалар өчен шигырьләр 📚 XXXI #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь

Роберт Миңнуллин "Алма бабай" Балалар өчен шигырьләр 📚 XXXI #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь

Икенче көн "Жайдаклар" #әдәбимарафон2025 Безнең якның малайлары (Әйтү түгел мактанып) Тәпи йөри башлау белән Чаба атка атланып! Атларда чаба малайлар Атлары да атлары! Малайларның әле шулай Чаба торган чаклары. Атлана да чаба алар Иярсез дә йөгәнсез. Бу инде безнең малайлар Чын җайдаклар дигән сүз. Чаба алар, оча алар, Калмый хәтта эзләре. Канатлы әллә атлары, Әллә инде үзләре... Кызыйлар кала кызыгып, Энекәшләр Әй оча, оча малайлар, Абыйларга тиңләшеп. Кирәк булса очар алар Йолдызларга, айларга... Кемдер атларга соклана, Ә кемдер - малайларга! #РобертМиңнуллин #Алмабабай 5 нче бит #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап

Тэглар:

263

0