Икенче көн #ӘдәбиМарафон  "Тау артында кояш бар"

Икенче көн #ӘдәбиМарафон "Тау артында кояш бар"

...Көне буе күңелемә урын тапмый аптырап йөрдем. Бер эшкә кулым бармый. Туган йортымда гүя кунак, чит кеше идем. Әнинең юклыгы һәрнәрсәдә, хәтта өйнең һавасыннан ук сизелә кебек. Шундый бушлык, бу бушлыкны беркайчан да, беркем дә тутыра алмаячак. Ул бушлык гомерлек, бәхет алмасының бер өлешен үлем тешләп алган... Әнисен югалткан кешене бернинди сүзләр дә юата алмый, йөрәкнең түренә үк кереп урнашкан бу әрнү мәңгелек, ул соңгы сулышка кадәр озата барачак. Вакыт дәвалый, диләр. Юк, дәваламый, бары тик авыр хәсрәт белән яшәргә өйрәтә, кеше үз кайгысына ияләшә, күнә, шул гына... #РәмзияГабделхакова #Тауартындакояшбар 81 нче бит #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап

Тэглар:

219

0