Әдәбимарафон2025 Радик Фәизов "Ата каз"

Әдәбимарафон2025 Радик Фәизов "Ата каз"

Ни кызганыч, сугыш тукталу белән авыл халкына бернинди җиңеллек килмәде. Безгә - малайлар белән кызларга бигрәкләр дә кыенга туры килде. Ник дигәндә, без мәктәптә укыйбыз, безнең әле үсә торган чак, карын туктаусыз ачыгып, ашарга сорап тора торган вакыт. Ә өйләрдә, ипи дип әйтмим дә инде, бер туйганчы ашарга бәрәңге дә юк. Сугыш еллары һәркемнең келәте төбендәге соңгы уч онын, соңгы бөртек ашлыгына кадәр кырып-себереп алды. Колхоз басуларында көнозын җык чигеп хәлдән тайганчы эшләгән әниләргә хисапчы, агач аяклы Гомәр абый бер хезмәт көненә йөз егерме биш грамм ашлык биреп исемлек язып чыгара.

284

0