
Тапшырылмаган хатлар
Мәхәббәт кешене матур итә. Бүлмәгә керү белән үк мин көзгегә карадым. Гомеремдә беренче тапкыр мин үземнең йөзем-кыяфәтем белән канәгатьләндем. Шатлык кызыллыгы белән бизәлгән бит алмаларым кара күзләремнән сибелгән нурлар яктысында һәм чәчелеп төшкән бөдрә чәчләрем астында тагы да матуррак булып күренделәр. – Мин матур… «трал-лә-лә», – дидем мин.
530
0