Әсхия Абдуллина Костикова "Бәхет кошым кайларда"

Әсхия Абдуллина Костикова "Бәхет кошым кайларда"

2 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Иреннәрен кыймылдатып нидер укып яткан хатын да, ниһаять, телгә килде. -Сиңа дингә килергә кирәк. Син кем соң? Татармы, марҗамы? Дин барыбызны да дәвалый.  -Минем әтием татар, әнием рус милләтеннән иде. Икесе дә дингә битараф булды. Мин дә үземне атеист дип саныйм. -Мин, дөрес уйламыйсың,Валентина. Больницадан чыккач, син мәчеткә дә, чиркәүгә дә кереп, бераз вакыт уйланып утыр. Йөрәгең сиңа үзе белгертер ни эшләргә икәнен. Кеше динсез, ышанусыз яши алмый, ышанырга кирәк. -Гафу итегез, сез үзегезнең исемегезне дә, монда керү сәбәбен дә әйтмә…. Валя сүзен әйтеп бетерә алмады, палатага шәфкат туташы килеп керде. Тынычландыру төймәләре каптырганнан соң, авыруларның даруларны тәмам йотып җибәргәнен көтеп торды да, ишекне ябып чыгып китте. Әңгәмә дә шул урында өзелде. Флүзә дә, ярсый башлаган күңеле тыелуга үз уйларына чумды. Уйларлык уйлары аның да хәтсез иде.

Тэглар:

439

0