1 нче көн.  #әдәбимарафон2025

1 нче көн. #әдәбимарафон2025

Муса Җәлил Яз җыры Ашкынулы йөрәк җырын җырлап, Гөрләвекләр акты урамда. Сагыну моңын сузып, күк юлыннан Сайрар кошлар кайтты урманга. Зифа каен яшел яфрак ярды, Яфраклары шаулый җил белән. Ул каршылый язны күтәренке Һәм шатлыклы яңа җыр белән. Күкне иңләп күксел болыт килде, Аккорд бирде яшен һавада. Арфа төсле яңгыр тамчылары Сузылдылар кырга, далага. Концерт бирә дәртле, шатлыклы яз, Аны тыңлый бөдрә тирәкләр. Гөлчәчәкләр, җирдән баш калкытып, Һәм яз төсле ярсу йөрәкләр. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #МусаҖәлил #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

575

0