
1 нче көн. Физәлия Дәүләтгәрәева
Әй бу йөрәк! Нәрсә җитми аңа?! Кысып ала, тагын җибәрә... “Тынычлан!” дим. Булдыралмый шул ул Тыныч, тигез генә тибәргә... Туктамасын гына. Аның аша Үткәрәсе нәрсә күп әле... “Ял кирәк, - дим – сиңа, хисләнмә”, – дим. Бала кебек үзе үпкәли... Сакламадым аны, кызганмадым. Йөрәк аша үтте күбесе... Шатлык-сөенече, куанычы... Кайгы-хәсрәтләре... төрлесе... Туктамасын гына! Туктамасын... Учларымны куеп күкрәккә, Тып-тын гына сыйпый-сыйпый аны, Рәхмәт әйтәм кечкәй йөрәккә.
Сылтамалар:
218
0