
1 нче көн Әмирхан Еники.Бер генә сәгатькә1 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #Бергенәсәгатькә
Мәрьям абыстай да үзенчә нәрсәдер эшләргә тырыша иде. Ләкин ул, улыннан ерак китәргә курыккан шикелле, һаман өстәл тирәсендә әйләнә, яки кулына алган әйбере белән баскан урынында туктап кала, нәрсә эшләргә кирәклеген оныткан кебек, уйланып тора һәм, бер улына, бер картына карап, акрын тавыш белән: – Ходаем, мунча да кереп өлгермәс микәнни! – ди. Галимҗан абзый, башын селкеп: – Эх, карчык, карчык! – ди һәм үзе торып чәй урынын хәзерләргә керешә. Гомәргә әнисенең бу гаҗизлегенә карау бик авыр иде. Аның йөрәге әнисен кызганудан сызлана башлады һәм күңеленә ихтыярсыз: «Юкка үзләренә күрендем», – дигән уй да килеп куйды. Ләкин ул күптән түгел генә нинди ашкыну, дулкынлану белән үзләренең станциясенә якынлашкан иде, ничек үтенеп командирыннан бер генә сәгатькә булса да авылга җибәрүен сораган иде, ничек ашыгып, тирләп-пешеп, йөгерә-атлый кайткан иде һәм хыялы кадерле күрешү минутларын уйлау белән тулы, йөрәге күпме шатлыклы хисләр татуны сизү белән бәхетле иде. Күңелләре кайчак карурман...
555
0