Башкара Фирүзә Хисаметдинова. Туган авылым Ташкичү. Наиль Сөләйманов көе, Ландыш Хисамова сүзләре.

Башкара Фирүзә Хисаметдинова. Туган авылым Ташкичү. Наиль Сөләйманов көе, Ландыш Хисамова сүзләре.

2014 ел. Авылыбыз килене, күрше авыл кызы Ландыш Хисамова белән очрашырга туры килде. Аның матур шигырьләр язганын белә идек. Килен булып төшкән Ташкичү авылына багышлап язган шигырьләрен, кирәге чыгар дип, үзебезгә сорап алдык. Шушы елны ук Авылыбыз Сабантуе алдыннан, Апас районында иҗат итеп ятучы Наиль Сөләймановтан көй яздырып, авылдашларга бәйрәм бүләге ясадык. Шулай итеп Туган авылыбызга багышлап матур җыр туды. Туган авылым- Ташкичү. 1.Сине генә сайладым мин, Чит җирдә гомер итмәм. Алтын тавы бирсәләр дә, Мин сине ташлап китмәм! припев: Һәммәбезгә син бик якын, Туган авылым- Ташкичү. Күңелемә бигрәк авыр Синнән аерылып китү. 2.Башка җирдә яши алмыйм, Күңелем сиңа тарта. Бер генә көнгә китсәм дә, Сине сагынып кайтам. 3.Үкенсеннәр, сине ташлап, Чит-ят җиргә киткәннәр. Бәхет мизгелләрен тоям Синдә гомер иткәнгә! припев: Сабантуйлар гөрләп үтә Елда синдә, Ташкичү. Нинди рәхәт дуслар белән Сөйләшеп бер чәй эчү! Авылыбыз килене, күрше авыл кызы Ландыш Хисамова шигыре.

Тэглар:

404

0