
И гүзәл җир, ата-анам җире!
Июнь уртасында кыяр җитешә торган булган. Ул чорда теплица дигән әйбер булмаган. Биредә үстерелгән яшелчәләр ВДНХ күргәзмәсендә дә урын алган. Әлеге казанышлар Мөсәвир әтинең чын бакчачы булуына бер дәлил. Ул кайчан гына ял иткәндер, чөнки көне-төне бакчада булган. Ул колхоз байлыгын әрәм-шәрәм итүгә юл куймаган. Кура җиләге җыйганда әти арттан килеп: “Менә бит кып-кызыл җиләкләрне калдыргансыз”,- дисә үзебез дә җиләк кебек кызара идек дип искә алалар хәзер дә. Чөнки вакытында өзми калган җиләк череп әрәм булачак. Күбесе Мөсәвир әти кебек гадел булырга, эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнеп үскән ул чорда. Кайната ялга киткәч, бакча күзгә күренеп таркалып бетә. Авылның бик күп хатын-кызлары шушы яшелчә бакчасында зур тырышлык, күңелен биреп эшли. Бүгенге көндә дә сагынып искә алалар, ташландык бакчаны күреп, күңелләре әрни. Мөсәвир әти белән кайнанам Расиха биш бала тәрбияләп үстереп олы юлга чыгардылар. Үзләре исән чакта да йорт җирләре шау чәчәктә, бакча тулы җиләк-җимеш, яшелчә иде. Юри генә дә чүп үләне тапмаслык була иде.
424
0