"Авылым гүзәллеге" фестиваль марафоны. "Авылым тарихы" юнәлеше.

"Авылым гүзәллеге" фестиваль марафоны. "Авылым тарихы" юнәлеше.

Архив мәгълумәтләре буенча авылыбыз, үзенең хәзерге атамасы Ташкичү буларак, төгәл 1660 елдан билгеле. Архив материалларда язылганча, 1660-1890 еллар аралыгында икеләтелгән исем - Түбән Чапкас-Ташкичү исеме белән күрсәтелеп килә. Авылыбызның хәзерге исеме кайдан килеп чыккан соң? Ул, 1660 елны хәзерге Пенза өлкәсе Ташкичү авылыннан күченеп килгән 27 мишәр-татарлары гаиләсенә бәйле. Күченеп килүчеләрнең җитәкчесе Чепанка Урмаев исемле кеше булган. Күченеп килгән борынгы бабаларыбыз үзләре белән элек яшәгән авыллары исемен дә алып килгәннәр. Элек бабаларыбыз сөйләгән: “Авылыбыз Шырт-Бикшит ягыннан күченеп килгән Сәлимә исемле хатын һәм аның 3-малаеннан башланган” - дип. Хәзер аңлашыла торгандыр, нигә кайберәүләр мыскылларга тырышып авылыбызны Сәләмә Чатказ диеп атаулары - димәк Сәлимә Чатказы атамасы да кулланышта булган. Берничә 100-елларга сузылган чукындыру политикасы да, чукынмаганнары өчен каторга эшенә тиң лашманлык-урман кистерү дә, законсыз җирләрен тартып алу да - санап бетергесез изү- мыскыллаулар. Авылыбызның Тимбай авылына якын булуы да, башка авылларга караганда күбрәк изелү-мыскыллауга сәбәп булган. Чираттагы тапкыр Тимбайлыларның җирләребезне тартып алып, Чапкас елгасы тамагына урнашкан авыл су тирмәнен тартып алгач, авылыбыз 1802-1808 елларда тарала башлый. Күп гаиләләр Балтай, Батирәк авылларына күченеп китә. Иң зур күченү 1805 елларга туры килә, ярты артык авыл Тинчәл кешеләре белән берлектә Сембер өязенең Чардаклы районына күченеп Татар Калмаюры авылын барлыкка китерәләр. Авылыбыз берничә 100-ел буена кеше саны ягыннан 350-400 кешедән артмаган. 1901 елларда 1000 кешегә җитә. Шул елларда җир җитмәү сәбәпле, авыл кешеләре үзара низагка кереп, тагын таралыша башлый. 1908нче елда, авылның 23 гаиләсе урманның теге ягында җир сатып алып, Яңа Чапкас авылы барлыкка китерәләр. Ул авылны без “Участкы” дип йөртәбез. Ул чакларда Чувашиянең хәзерге Красномайск авылы тирәсендә гел татарлар гына яшәгән.Бүгенгесе көндә дә авылыбыз башкалардан аермалы буларак бик дус, тату, мул тормышта яши!

Тэглар:

467

0