"Әгерҗе Мичурины"

"Әгерҗе Мичурины"

Яшелчә бакчасы бригадиры. Армиядән кайткач, колхоз рәисе үзенә чакыртып, яшь егетне бер еллык яшелчш- бимеш мәктәбенә укырга җибәрә. Ул мәктәп Идел буендагы Тинки шәһәрендә урнашкан була. Бер еллык бакчалык һөнәрен үзләштереп, Әгерҗегә кайта, бакчалык эшен җәелдерә. Шушы эшендә ул 22 ел бакча мөдире булып эшли. Кышларын терлекчелектә эшли. 1989 нчы елда лаеклы ялга чыга. Татарстан республикасы, Азнакай районы, Әгерҗе авылы элек-электән яшелчә, җиләк җимеш бакчасы белән дан тоткан. Тау буйларныда тәгәрәп кавын-карбызларга кадәр үскән. Бакча җитәкчесе – Шахиморат Әхмәтовны авылдашлары хәзер дә “Әгерҗе Мичурины” дип йөртәләр. Авылдашларымның бала чагы, соңрак үсмер чагы шушы бакча белән бәйле. Әниләренә ияреп кура җиләге, карлыган, кыяр, алма җыю, утау эшләре башкару бик күңелле дә булган. Әгерҗе авылының күп кенә үсмер балалары җәйге каникул чорларында шушы бакчада эшләп, үзләренә китап-дәфтәрлек, киемлек акча юннәте, хезмәт тәрбиясе алды. Бу чорда бакча белән Мөсәвир Ибрагимов җитәкчелек итте. Нәкъ менә ул Шахиморат аганың данлы традицияләрен дәвам итте, югарылыгында тотты. Бакчада әллә ничә сорт алма, кура җиләге, карлыган, бакча җиләкләре үскән. Мул уңышлы кяр, помидор, кәбестә участоклары җәйрәп яткан. Җиләк чорында бакчада эш аеруча җанлана торган булган: халык җиләк-җимеш алырга дип бакчага ашыга. Үзләре дә җыялар, әзер җыелганны да сатып алалар. Инде истәлек- хатирәләргә кереп киткәнбез икән, кыяр җыю чоры турында язып үтәсе килә. Ун-унбишләп хатын-кыз бер метрлап ара кадырып, кыяр участогына тезелеп басалар да, иелеп, түтәлләрне актарып, чиләкләрен тутыра башлыйлар. Уңыш һәрчак мул була, капчыклар тиз тула. Мөсәвир әти аларны төяүчесе дә үзе булгандыр инде, үзе машина белән Азнакайга илтеп тапшвра. Хатын-кызлар “полудной”га ( эш уртасы 15-20 минут утырып ял итүне шулай дип атаганнар) утыргач, кыярны урталай ярып, тоз сибеп, икмәк белән ашаганнар. Еш кныа бу вакытта Мөсәвир әти шәһәрдән яңа пешкән икмәк алып кайтырга да өлгергән, аның тәмен хәзер дә әби-апалар тел очында дип искә алалар. Дәвамы бар...

Тэглар:

442

0