Синең кешеләрең, Азнакай!

Синең кешеләрең, Азнакай!

#АвылымГүзәллеге#АвылымШәхесләре. Авылымның зур, легендар шәхесләре дигәндә, мин үземнең кайнатам Ибрагимов Мөсәвир Фәвәрис улын атар идем. Мөсәвир Фәвәрис улы 1929 нчы елның 25 нче октяберендә Азнакай районы Әгерҗе авылында туа, гаиләдә дүрт бала булалар. Сугыш чоры... Җиде класска кадәр генә белем алган ул. Шул чор балалары өчен укуга бернинди дә мөмкинлекләр булмаганга, колхозга эшкә керә ул. Сугыш вакытында укулар сентябрьдә түгел, октябрьдә башланган. Укулар башланганчы, бөтен укучы эштә эшләгән. Дүртенче классны тәмамлап, укуын ташлап, бер ел ат караучы булып колхозда хезмәт иткән, яшелчш атларын караган, тракторга су ташыган үсмер егет. Апалары аңа: “Мөсәвир, синең исемлегең бар, укырга кирәк сиңа!”,- дигәч, бишенче сыйныфка, Әгерҗедән 4-5 чакрым ераклыгында урнашкан, Түйкә авылындагы мәктәпкә китә ул. Түйкәгә җәяү барып укыганнар. Кайната уку вакытында колхозда да эшләгән. Җиденче сыйныфта имтиханнарга әзерләнеп йөргәндә сугыш бетә. Сугыштан соңгы еллар... Мөсәвир әти ныклап эшкә тотына. Күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкара: колхозда ике ат белән икмәк ташый, яз көне Ютазыдан чәчү орлыклары ташый. Дусты белән тракторда эшләгәндә, армиягә повестка китерәләр. Армиядә 1951 нче елның июньнән – 1953 нче елның декабрь аена кадәр хезмәт итә. 2 нче майны Бөгелмә шәһәреннән поезд белән Казанга, аннан соң Казаннан бер ай вакытта Әзербайджанның Каспий диңгезе янындагы Ленкорань шәһәрендәге частькә барып җитәләр. Мөсәвир кайнатам мотострелковый войскада пулетечик була. Җәй буе кызу, кыш көне яңгыр, аяк киемәрен киптерер урын да булмый. Дембельга ярты ел калып баргач, грузиягә алып китәләр. Ул летчикларга фин өйләре төзегән. Ярты елдан частькә кайталар, бергә хезмәт итүчеләр өйләренә кайтып киткәннәр. Аны Октябрь бәйрәмнәренә кадәр кайтарабыз дисәләр дә, декабрь аенда гына туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Дәвамы бар...

Тэглар:

437

0