#Авылымгүзәллеге #авылдашларымиҗаты
17 нче көн #Авылымгүзәллеге #Авылдашларымиҗаты Бүгенге ихластан, күңел түреннән чыккан сүзләр, Ямаш авылында туып үскән, елмаеп кына торучы, тормышның бөтен матурлыгын, нечкәлеген, мәгънәсен 400 дән артык шигырь, 30 га якын җырга туплаган, гүзәл ханым - Зөлфия Әкрәмедтин кызы турында булачак. Зөлфия апа, алдагы язмаларда чагылган, чын батыр Сәлимҗан абыйның тормыш иптәше. Ире кичергән җан өшеткеч вакыйганы, Зөлфия апа бер шигырьгә урнаштырган да куйган. Укый башласаң, бу куркыныч вакыйганың чиге юк сыман, сюжетлар синең күз алдыңда, үзең ул хәлне күреп торасың кебек. Сюжетларны зур осталык белән шигъри юлларга салган. Ямаш авылының талантлы затлары, шәһәрләрдә тыйнак кына иҗат итеп яталар икән, ләбаса. Зөлфия апаның үзеннән сорашулардан: «400 дән артык шигырем, 25 ләп җырым бар, чутын да оныттым инде. Көйләрне Ирек Габдрахманов, Альфред Якшимбетов, Ринас Әхмәтов, Рима Зәйтүн яздылар» Никадәр иҗади байлык, ә китап бастырырга җөрьәт итмәгән. Язган шигырьләре мүкләнеп ятмый, билгеле, халык укый. ВКонтакте социаль челтәрендә, Зөлфия апаның шәхси битенә күз салсаң, шигырь дөньясына чумасың. Берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, мәгънәле шигырьләрен укып туймыйсың. «Авыл офыклары», «Шәһри Чаллы» гәҗитләре, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары битләрендә дөнья күргән аның шигырьләре. "Илһамлы Уфа балкышы" шигырьләр җыентыгы китабында, ун шигыре басылган. «Талантның бер өлеше тумыштан, Тугыз өлеше тырышлыктан» мәкале тырыш Зөлфия апага туры киләдер. Яр Чаллы шәһәренең "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе, Туймазының "Илһам" /“Вдохновение" Региональ әдәби берләшмәсе әгъзасы Зөлфия апа , каләмдәшләре, иҗатташ дуслары белән, очрашулар, утырышлар уздыралар, каләмнәрен чарлыйлар. Татнетны үстерү фонды оештырган әдәби марафонда да катнаша әле ул. Туган авылы, туган нигезе, туган авылы кешеләре, табигате, күңел хәләте... барысы да шигырьләрендә чагыла. Зөлфия апаның шигырьләр җыентыгын күрәсе, укыйсы килә. Җырлары, шигырьләре белән үрелеп барган иҗат кичәсе, шигырьләр китабын презентацияләү булыр, дип көтеп
Сылтамалар:
497
0