
Бүген - хатын-кызлар көне!
Бүген - хатын-кызлар көне! Бүген - Хатын-кызлар көне - Безнең әниләр көне, Япь-яшь кызлар, нәни кызлар, Апа, әбиләр көне! Бүген кояшның елмаеп, Көлеп караган көне. Бүген әтиләр кызлары Чәчен тараган көне. Бүген кадерле әнигә Зур рәхмәт әйтү көне. Яраткан хатын, кызыңа Хөрмәт күрсәтү көне. Бүген хатын-кыз хокукын Уйлау-уйлану көне. Һәм табигать йокысыннан Тору, уяну көне. Бүген - Хатын-кызлар көне - Мартның сигезе бүген. Аяз булсын, якты итик Ил һәм Җиребез күген! Ихтирам белән, Татнетны үстерү фонды һәм Белем.ру компанияләре җитәкчесе Раил Гатауллин
749
0