Авылым гүзәллеге 2025. Авылым шәхесләре – Личности моего села (авылның танылган шәхесләре, сәнгать, мәгариф, фән, спорт һ.б. өлкәләрдә эшлеклеләре һәм авылымның Ватанны саклаучы геройлары)

Туган авылым - Яңа Кәкерле. Кәкерле, кайчандыр бер авыл булып, соңыннан, иркенәю, киңәю максатында икегә бүленгән авыл ул. Бердәм Кәкерле авылы, тарих масштаблары буенча карасаң, бәлки бик озак та яшәмәгәндер. Ул чакларда әле яңа җирләр үзләштерү процессының иң кызган чаклары, Кәкерле халкы да шушы максатларда икегә бүленгән һәм Иске, Яңа Кәкерлеләргә нигез салган. Авыл картларының сөйләвенә караганда, авыл моннан күп еллар элек оешкан. Кәкре каен үскән бер җиргә олаулар килеп туктаган. Юлчылар бик арыган булган. Бик алҗыдык, җитәр, ахры, әллә шушы урында гына туктап калабызмы, дип сөйләшкәннәр. Олаучыларның берничәсе каенның уң ягына, ә калганнары сул ягына төпләнеп яшәргә калганнар. Шулай итеп, авыллар барлыкка килгән. Тора-бара алар шактый гына зурайган. Каенның уң ягына урнашкан авылны Иске Кәкерле, сул ягындагысын Яңа Кәкерле дип атаганнар. https://rutube.ru/video/721992ed7fb4928072a7d56f95a164e4/ #АвылымГүзәллеге2025 #фестиваль #марафон #бәйге #конкурс #татар #авыллар #татарча #ТуганАвыл #ТуганЯк #ТатнетныҮстерүФонды #ГрантРаисаРТ #ТүбәнТегермәнлек #МиллионТатар

Тэглар:

822

0