Авылым гүзәллеге 2025 Өченче көн темасы Авылым тарихы – История моего села (төбәкнең милли тарихы, гореф-гадәтләр).

Авылым гүзәллеге 2025 Өченче көн темасы Авылым тарихы – История моего села (төбәкнең милли тарихы, гореф-гадәтләр).

#Авылымгүзәллеге Туган як тарихын безгә ни өчен белергә кирәк? Безнең һәрберебезнең тирән тамырлары гасырларга барып тоташкан. Мең еллар үтте, исәпсез-хисапсыз буыннар алмашынды. Ерак бабаларыбызның исемнәре сакланмаса да, алар булган. Аларның гамәлләре, уйлары, өметләре юкка чыксын, әмма без аларның ничек яшәгәннәрен, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белергә тиеш. Монда, һичшиксез, безгә тарих фәне ярдәмгә килә. Тарих һәм археология куәте белән без сезнең белән үткән заманнарны өйрәнәбез. Балачактан ук бүгенге көнгә илтүче сукмак буйлап барабыз. Туган як тарихы өйрәнү өчен бик кирәкле фән. Безнең төбәк кешеләре кешелек үсешенең барлык этапларын узган. Хәзерге буын ата-бабалардан өйрәнә, үткәннең тарихи-мәдәни мирасын үзләштерә, аны киләсе буыннар өчен саклый, үстерә. Татар авылларында дини тормыш һәм гореф-гадәтләр, әхлакый тәрбия нигездә мәчет һәм мәктәптә руханилар җитәкчелегендә һәм катнашында тормышка ашырылган. Россия кануннары буенча мәктәпләр мәчет янында ачылган, муллалар һәм мөәзиннәр мәчеткә беркетелеп сайланган. Шуңа күрә дини-тәрбия институтларын өйрәнгәндә мәчетләр төзү тарихы үзәк урынны алып тора. Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылындагы мәчетнең барлыкка килү тарихын Татарстан Республикасы дәүләт архивы фондлары документларыннан белергә мөмкин. Казан губерна идарәсе фондында сакланучы 1904 елга караган документа мәчетнең ничәнче елда ачылганлыгы турында мәгълүмат сакланган. ТүбәнТегермәнлек авылында мәчет 1812 елда төзелүе турында архив документы бар. Аңа кадәр дини йорт булганмы, юкмы икәнлеген ачыклаучы документлар табылмаган, әлегә. Төрле авырлыклар, киртәләр булуга карамастан, безнең бабайларыбыз үзләренең дини үзәкләрен сакларга тырышканнар, алай гына түгел халык саны арту сәбәпле үз хисапларына яңа мәчетләр, балалары белемле булсын дип мәктәпләр төзегәннәр. Шул рәвешле гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне буыннан-буынга тапшыруга ирешкәннәр.

Тэглар:

896

0