Авылым гүзәллеге 2025 Икенче көн темасы Авылым тарихы – История моего села (төбәкнең милли тарихы, гореф-гадәтләр).

Авылым гүзәллеге 2025 Икенче көн темасы Авылым тарихы – История моего села (төбәкнең милли тарихы, гореф-гадәтләр).

#Авылымгүзәллеге Бүген мин авылымда була торган гореф-гадәтләргә тукталып узармын. Татар халкының тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган, буыннан-буынга күчеп бара торган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар. Тирән эзләр булып халкыбыз үткән юл, аның яшәеше тарихта урын алган. Ләкин аларның кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калган. Бер - беребез белән очрашып күрешүләр, кич утырулар сирәгәя. Шуңа күрә дә изге сәхифәләрне барлау эше йөкләнә үзебезгә. Кичке уеннар, кич утырышлар элек - электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Борын - борын заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән йола - бәйрәмнәр дә бар бит әле. Ул бәйрәмнәрнең һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе бар. Без әнә шул онытылып бара торган бәйрәмнәребезнең берсе булган “Орчык өмәсе”. Бу йола нидән гыйбарәт соң? “Өмә ул – бердәмлек, дуслык, ярдәмләшү. Ул – безнең борынгы йолаларыбызның берсе. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне халкыбыз гомер-гомергә күмәкләшеп, өмә ясап башкарган. Киндер өмәсе, сүс өмәсе, каз өмәсе, орчык өмәләре... Икенче йолабыз сабыйлар бәйрәме. “Йомырка жыю “ - Элек-электән тормышлар түгәрәк булсынга, эшләр тәгәрәп барсынга авылыбызда 1 нче май бәйрәмендә йомырка җыю йоласы булган! Булган гына түгел, әледә саклана ул матур йола, безнең Түбән Тегермәнлек авылында! Менә инде үзебез дә оныкларга шулай теләп, бу изге әби бабайдан калган йола икәнен аңлатабыз. Буыннан буынга күчеп килгән йолаларыбыз саклансын, онытылмасын иде шул. Өченче йолабыз чишмәләргә багышлана, “Яшә, чишмә” дип аталган бу гореф- гадәт әледә сакланып, хәзерге буын яшьләренең күңелләрендә саклансын, онытылмасын иде дип уздырыла. Сабантуй алдыннан “яулык җыю” йоласы, “Тау шуу” йолалары бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән. Халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Үткәннәребезгә ихтирам – киләчәккә күпер ул. #АвылымГүзәллеге2025 #фестиваль #марафон #бәйге #конкурс #татар #авыллар #татарча #ТуганАвыл #ТуганЯк #ТатнетныҮстерүФонды

Тэглар:

907

0